news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстанда стажировка узучы федераль кадрлар резервы әгъзалары белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада төбәк стажировкасы узучы федераль кадрлар резервы катнашучылары белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Федераль кадрлар резервы катнашучылары 21 июльдән 25 июльгә кадәр Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе әзерләгән комплекслы үсеш программасы кысаларында Татарстан Республикасында төбәк стажировкасы уза. Алар шул исәптән төбәкнең җәмәгать транспортын үстерү тәҗрибәсен өйрәнә.

Федераль кадрлар резервының проект командасы РФ Дәүләт хезмәте вазифаларының югары төркеме җитәкчеләре, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының дәүләт фазифаларын башкаручы затлардан тора.

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» комиссиясе рәисе буларак проект командасы катнашучылары белән төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнар өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Резерв катнашучылары исә җәмәгать транспортын үстерү юнәлешендәге проект инициативалары турында сөйләде.

«Җәмәгать транспорты – ул илнең барлык төбәкләре өчен дә мөһим тема. Җәмәгать транспорты шул исәптән кешеләрнең кәефен дә формалаштыра. Бу мәсьәлә системалы рәвештә эш итүне таләп итә. Шулай ук матди база һәм алга таба транспортка техник хезмәт күрсәтү мөһим», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов сөйләшү барышында.

Резерв катнашучылары элегрәк республика министрлыкларында булды, Казанның транспорт предприятиеләре (шул исәптән «АСУДД» һәм «Метроэлектротранс») эшчәнлеген өйрәнде, ТР башкаласының төзекләндерү объектларын карады. Якындагы көннәрдә алар Чаллыга барырга һәм КАМАЗда булырга тиеш.

Резервчылар оештыручыларга Татарстанның алдынгы практикаларын һәм республика башкарма хакимияте органнарының эш тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Федераль кадрлар резервы катнашучылары өчен стажировка программасын Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һәм ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты гамәлгә ашыра.

Дәүләт хезмәтендә федераль кадрлар резервы РФ Президентының 2024 елның 22 гыйнварындагы 61 номерлы указы нигезендә формалаштырылган. Ул дәүләт хезмәтендәге Президент яки ил хөкүмәте билгели торган җитәкче позицияләрен алга таба алыштыру өчен резервның яңа төре булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot