news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда өч кешегә республиканың атказанган машина төзүчесе исемен бирде

Татарстанда яшәүче өч кешегә республиканың атказанган машина төзүчесе исеме бирелде. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Мактаулы исемгә «КАМАЗ» ГАҖ пресс-рама заводы директорының җитештерү буенча урынбасары Владимир Ломаев, «Ремдизель» АҖ двигательләрне һәм агрегатларны капиталь ремонтлау цехының механик җыю эшләре слесаре Илгиз Мирзаянов, «КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводының автомат линияләрен һәм агрегат станокларын көйләүче Вячеслав Чухно лаек булды.

Алар «илебездә машина төзелешен үстерүгә керткән өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен» бүләкләнде, диелә документта.

Моннан тыш Миңнеханов башка карар белән «Олеокам» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Горшковка «Татарстан Республикасының атказанган химигы» исемен бирде.

«Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме машина төзелеше предприятиеләренең эшчеләренә, инженер-техник һәм фәнни хезмәткәрләренә җитештерү бурычларын үтәү, яңа техника ясау һәм гамәлгә кертүдәге казанышлары өчен бирелә. Хезмәткәр мактаулы исемгә лаек булу өчен машина төзелеше өлкәсендә кимендә ун ел эшләргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100