Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстанда нефть-газ химиясе һәм биоикътисад үсеше турында сөйләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанкның «Төбәкләрне үстерү драйверы буларак технологик лидерлык: нефть-газ химиясеннән алып биоикътисадка кадәр» темасына эшлекле иртәнге ашында катнашты. Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2026 кысаларында узды. Модератор сыйфатында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Миңнеханов Газпромбанкны Татарстанның ышанычлы партнеры һәм республиканың банк секторындагы иң эре катнашучыларның берсе дип атады. Төбәкнең банк белән хезмәттәшлеге 15 елдан артык дәвам итә.
Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген Газпромбанк кредит-финанс оешмасы буларак кына түгел, ә Татарстан предприятиеләренең технологик партнеры буларак та эшли. Банкның иң эре клиентлары исәбенә республиканың алдынгы компанияләре керә, аларның проектлары Татарстанның технологик үсешенә ярдәм итә һәм инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген арттыра.
Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан һәм Газпромбанк бергәләп ислам финанслары өлкәсен үстерә һәм биотехнологияләр, ясалма фәһем һәм автоматлаштыру өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыра.
Миңнеханов шулай ук Газпромбанкның социаль һәм хәйрия программаларында, шулай ук спорт һәм мәдәни чараларда катнашуына игътибар итте.
Эшлекле иртәнге аш вакытында катнашучылар нефть-газ химиясе комплексының киләчәк үсеше турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз югары сыйфатлы продукция чыгару өчен иң зур потенциалга ия юнәлешләр турында барды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз