news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстанда коммуналь челтәрләр модернизациясе программасы турында хәбәр итте

Татарстанда коммуналь челтәрләрне модернизацияләү буенча аерым программа эшли башлаячак. Бу хакта республика җирлекләре башлыклары белән очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Татарстан Рәисе әйткәнчә, бу йөкләмә республика хакимиятенә тапшырылган инде. Бу хакта Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Искәртеп үтик, бүген Татарстан Рәисе республика районнарында урып-җыю эшләрен тикшерә. Ул Баулы, Ютазы һәм Бөгеләм районнарында булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot