Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстанда иҗтимагый Wi-Fi нокталары санын арттыру мөмкинлеген карарга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә, Украина пилотсыз очкычлары һөҗүм итү куркынычы аркасында мобиль интернетның вакытлыча эшләмәвен исәпкә алып, республикада иҗтимагый Wi-Fi нокталарының санын арттыру мөмкинлеген карарга кушты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кызганыч ки, безнең дошманнар республика шәһәрләре һәм районнарының гражданлык, сәнәгать объектларына һөҗүм итү омтылышын дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы кертелә. Әлбәттә, саклык чаралар кысаларында мобиль интернет челтәренең куәтен киметү каралган», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Әлеге карар, үз чиратында, сервислары мобиль интернетка бәйле булган гавами һәм коммерцияле хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә кайбер проблемалар тудыра. Тотрыклы элемтәне тәэмин итү өчен иҗтимагый Wi-Fi челтәрләрен үстерергә кирәк. Республика торак пунктларын тотрыклы Wi-Fi сигналы белән тәэмин итү челтәре әле җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган», - дип өстәде ул.
«Элек бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «Таттелеком» компаниясе, муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары һәм бизнес-бергәлекләр иҗтимагый Wi-Fi челтәрендә сигналның сыйфатын тикшерергә һәм хәтта йөкләнеш югары булганда да тотрыклы тоташуны тәэмин итәргә тиеш», – дип искәртте Миңнеханов.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, татарстанлыларга актуаль интерактив карта булуы турында мәгълүмат җиткерергә кирәк, анда кешеләр, «туристик маршрутлар, җәмәгать киңлекләре, кунакчыллык объектларының урнашу урынын исәпкә алып», якын-тирәдәге интернет бушлай булган зоналарны тиз таба алачак.
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, элемтә операторлары белән бергә интернетның тизлеген киметеп, касса аппаратлары һәм мессенджерлар эшен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган алымнар табылган.
Шул ук вакытта, Татарстанда 1800 иҗтимагый Wi-Fi ноктасы бар, шуларның 841е – Казанда. «Бу нокталар гына җитәрлек түгел, барыннан да элек муниципаль районнарда һәм зур шәһәрләрдә аларның санын арттыру мәсьәләсен хәл итәчәкбез», – дип ышандырды министр.
«Әйдәгез, игътибар белән карыйк. Без кайда нәрсә барлыгын аңларга, булган әйберләрне тикшерергә, аларның (Wi-Fi-нокталары - Т-и иск.) ышанычлы эшләвен тәэмин итәргә тиеш. Бәлки җиһазларның куәтен арттырыргадыр. Һәм тагын кайда урнаштыру кирәклеген карарга кирәк», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз