news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстанда Физкультурачылар көне уңаеннан 250дән артык спорт чарасы узачак

Миңнеханов: Татарстанда Физкультурачылар көне уңаеннан 250дән артык спорт чарасы узачак
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасында Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында 250дән артык физкультура-спорт чарасы узачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп мәйданчык «Урам» экстрим-паркы булачак. «Спорт белән шөгыльләнү – махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерүнең иң мөһим аспектларының берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, республикада бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында «Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы»на турнирлар уза. Кубок волейбол, футбол, кул көрәше, өстәл теннисы, ядрә белән ату һәм йөзү буенча ярышларны үз эченә ала. Аерым алганда, йөзү буенча ярышлар Әлмәттә узган, өстәл теннисы буенча - Байлар Сабасында, нард буенча бүген Казанда узачак. Ярышларның финалы сентябрь башында узачак, Рөстәм Миңнеханов барлык турнирларны да югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot