news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда Фән һәм технологияләр унъеллыгын үткәрү комитеты составын үзгәртте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Фән һәм технологияләр унъеллыгын үткәрү буенча республика координацион комитетын үзгәртү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Әйтик, составка бер кеше – Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев керде, тагын икесе - Айнур Әйделдинов (ТР Инвестиция-венчур фонды башлыгы вазифасыннан китте) һәм Мәгъзүм Сәлахов (даими нигездә эшләү өчен Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, ТР Фәннәр академиясе президенты вазифасыннан китте) аннан чыгарылды. Комитетның тагын берничә әгъзасының вазифалары яңа редакциядә күрсәтелгән.

Искәртеп узабыз, 2022 елда Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгы башланды, бу хакта РФ Президенты Владимир Путин игълан итте. РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, инициативаның төп бурычлары – талантлы яшьләрне тикшеренүләр өлкәсенә җәлеп итү, тикшеренүчеләрне җәмгыять һәм ил үсешенең мөһим бурычларын хәл итүгә тарту, Россия фәненең казанышлары һәм перспективалары турындагы мәгълүматның үтемлелеген арттыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100