Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстанда дүрт футбол манежы ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләче районына килде, анда ул ябык «Алга» футбол манежын ачу тантанасында катнашты. Видеоэлемтә аша шундый ук объектларны Алексеевск, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында да ачтылар, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бинада ике душ бүлмәсе, тренерлар бүлмәсе, көтү зонасы, медицина кабинеты, янгын сүндерү-саклау посты, спорт инвентаре һәм махсус техника саклау урыннары каралган.
Объектларны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Физик культура һәм спортны үстерү буенча илдә алдынгы урында тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз