Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстанда алты елда 26 меңнән артык объект төзелде һәм ремонтланды
Татарстанда соңгы алты елда 26 меңнән артык социаль, коммуналь һәм төзекләндерү объектлары төзелгән һәм ремонтланган. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Аның сүзләрен республика Рәисе матбугат хезмәте китерә.
Эшләр илкүләм, федераль һәм республика программалары кысаларында башкарылган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика инфраструктураны үстерү юнәлешендә масштаблы эшчәнлек алып бара. Ул төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга системалы ярдәм күрсәтүләре өчен Россия Президентына һәм федераль хөкүмәткә рәхмәт белдерде.
Рәис сүзләренчә, 2025 елда Татарстанда гамәлдәге программалар кысаларында 3,5 меңнән артык объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шул исәптән 3 миллион 260 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылырга, биш яңа мәктәп, өч мәктәп корпусы һәм җиде балалар бакчасы төзелергә тиеш. Моннан тыш, республикада күп фатирлы йортларның 678 ишегалды төзекләндереләчәк. Шулай ук Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программасы башлап җибәрелде.
Юл тармагында да зур күләмле эшләр алып барыла. Алты елда гына да Татарстанда 7 мең километр федераль, республика һәм муниципаль юллар төзелгән һәм ремонтланган. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, федераль үзәкнең ярдәме белән әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырылды – Идел һәм Кама аша ике күпер төзелде.
Эшләр дәвам итәчәк: тагын 1,5 мең километр юл ясау һәм ремонтлау планлаштырыла. Урам-юл челтәрен ремонтлауга аерым игътибар бирелә - быел ремонт эшләре 750 объектта башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз