news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстанда 2023 елга янгыннарны сүндерүнең җыелма планын раслады

Татарстанда 2023 елгы янгын куркынычы сезонында республика территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын расладылар. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Документта республиканың географик үзенчәлекләренә һәм янгын куркынычы булган территорияләргә гомуми бәяләмә бирелә. Аерым алганда, Татарстанның гомуми мәйданы 6783,7 мең га тәшкил итә (Россия территориясенең 0,4 проценты яисә Идел буе федераль округы мәйданының 7 проценты). Җылы чорның озынлыгы - 198-209 көн, салкын чор - 156-167 көн.

2022 елның гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, Татарстан урман фондының гомуми мәйданы 1267,9 мең га яисә бөтен республика территориясенең 18,7 процентын тәшкил итә. Урман фонды җирләрендә урман янгыннарын сүндерүне оештыру һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары өчен Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы җаваплы итеп билгеләнгән.

«Урман янгыннары белән көрәшү өчен җәлеп ителергә мөмкин юридик затлар көчләре һәм чаралары – 1602 кеше һәм 598 берәмлек техника тәшкил итә<…>», - диелә документта. Килешүләр нигезендә көчләр җәлеп ителә.

Болардан тыш, документта табигый янгын куркынычы янаган барлык районнар, урманчылык һәм янгын куркынычы өчен җаваплы затлар турында белешмә бар.

Искәртик, Министрлар Кабинеты Татарстанда янгын куркынычы чорын 15 апрельдән билгеләгән иде. Территорияләрендә урман янгыннары янаган торак пунктлар урнашкан район башкарма комитетлары җитәкчеләренә сезон башланганчы профилактик чаралар эшләргә йөкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot