news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда 11 кешегә республиканың атказанган социаль хезмәткәре исеме бирде

Татарстанда яшәүче 11 кеше республиканың атказанган социаль яклау хезмәткәре булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый боерык имзалады.

Пенсия белән тәэмин итү системасын камилләштерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бу исем Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең эшләр белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Марат Абдрахмановка һәм фондның кадрлар идарәсе башлыгы Татьяна Корсуковага бирелде.

Халыкны социаль яклауда казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Баулы муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Аджалова, Татарстан Хезмәт министрлыгының социаль регистрны формалаштыру бүлеге башлыгы Ирина Кузнецова, республика Хезмәт министрлыгының эш алып бару бүлеге башлыгы Светлана Новикова, Чаллыда Татарстан Хезмәт министрлыгының социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина бүләкләнде.

Шулай ук дәүләт бүләгенә Зәйнең Мәшгульлек үзәгенең эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Людмила Борисова, Тукай районының «Шәфкать» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Фәнүзә Зарипова, Түбән Кама районының «Балкыш» балалар приюты тәрбиячесе Антонина Иванова, Яшел Үзән районының «Рәхәт» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Пыжова һәм ТР Ветераннар берлегенең социаль-хокукый тәэмин итү секторы мөдире Людмила Осипова лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәме белән бүген Россия Президенты Владимир Путин котлады. Ул искәрткәнчә, бу һөнәр профессиональ сыйфатлар гына түгел, ә кешелек сыйфатлары, җылылык һәм игътибарлылык таләп итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100