Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан ЗАГСлары һәр гаиләнең тарихын теркәп бара
Татарстан ЗАГСлары һәр гаиләнең тарихын теркәп бара һәм буыннар хәтерен саклый. Ел саен республикада 123 мең гражданлык хәле акты рәсмиләштерелә, 535 мең юридик әһәмияткә ия гамәл башкарыла. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда ил субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсендә белдерде.
«Сезне Татарстанда сәламләвемә шатмын. Россия Федерациясе субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсен уздыру урыны итеп Казанны сайлау – безнең өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык», – диде Миңнеханов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ул билгеләп үткәнчә, төбәкнең документаль фонды аеруча кыйммәткә ия: акт язмаларының беренче нөсхәләре республиканың һәр ЗАГСында йөз ел дәвамында саклана. Аларның гомуми күләме – якынча 14 миллион документ. Язмаларның бер өлеше гарәп һәм латин графикасында иске татар телендә төзелгән, бу Татарстан фондын уникаль итә.
«Безнең төп максат – заманча идарә һәм мәгълүмати технологияләр нигезендә дәүләт теркәве системасын үстерү. ЗАГС органнары ясалма фәһемне көндәлек эштә актив кулланалар. Агымдагы елда «Гаилә» цифрлы гаилә ярдәмчесе эшли башлады, ул ЗАГС органнары эшчәнлегенең барлык аспектлары буенча халык сорауларына җавап бирә», – дип билгеләде Миңнеханов.
Тулаем алганда, аның сүзләренчә, республикабызда гаилә институтын ныгыту һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау буенча актив эш алып барыла. Дистә еллар дәвамында тугрылык һәм мәхәббәт саклаган гаилә юбилярлары хөрмәтенә тантаналы чаралар үткәрелә.
«Гаилә автобусы» социаль проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында психологлар, репродуктологлар, медиаторлар, юристлар муниципаль районнарга барып, гаиләләргә индивидуаль консультацияләр бирә.
«Республикада без һәр халыкның гореф-гадәтләренә таянырга тырышабыз. Татарстанда 175 милләт вәкиле яши. Республика ЗАГСларында никахларны теркәгәндә татар, рус, чуваш, удмурт, мари һәм мордва йолалары элементлары кулланыла. Бу буыннар һәм мәдәниятләр арасындагы мөһим бәйләнеш», - дип ассызыклады Миңнеханов.
Россия Федерациясе субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе Казанда 5 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр уза.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз