news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан яшьләренә: Сезнең энергия, талантлар һәм идеяләр илне алга этәрә

Миңнеханов Татарстан яшьләренә: Сезнең энергия, талантлар һәм идеяләр илне алга этәрә
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә һәм Teлеграм-каналында республика яшьләрен Яшьләр көне белән котлады.

«Бәйрәм белән! Яшьләр көне белән, дуслар! Сезнең энергия, талантлар һәм кыю идеяләр илебезне алга этәрә», – дип ассызыклады ТР Рәисе.

«Яшьләр көне белән! Кыю максатлар куегыз hәм аларга ирешегез. Яшьләр өчен илебездә, республикабызда барлык шартлар hәм мөмкинлекләр бар», – дип белдерде Миңнеханов.

Республика җитәкчесе шулай ук видеоролик куйды, анда яшь татарстанлыларның элекке һәм хәзерге мөмкинлекләре көр музыка астында чагыштырыла. «Чорлар үзгәрә, тик бер нәрсә кала – Туган илгә мәхәббәт», – диелә видео азагында.

Видео: t.me/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot