Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында Минск башлыгы Кухарев белән очрашты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында Минск шәһәре Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев белән очрашты. Алар хезмәттәшлекне үстерү һәм төрле өлкәләрдә уртак проектлар гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Сөйләшүләр Белоруссия делегациясенең республикага эш сәфәре кысаларында узды. Казанда бу көннәрдә Минск көннәре кысаларында оештырылган «Минск һәм Казан: тугандашлык – үсешнең яңа драйверы» эшлекле форумы уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз