news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстан хәрбиләренә алгы сызыкта дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Махсус хәрби операция зонасындагы якташларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру дәвам итә – тантаналар алгы сызыкта уза. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКСтагы каналында хәбәр итте.

Постта ул сугышчыларга батырлыклары һәм бурычка тугрылыклары өчен рәхмәт әйтә һәм республиканың үз яклаучылары белән горурлануын ассызыклый.

Видео: ТР Рәисенең МАКСтагы каналы

«Батырларыбызга дан! Нык сәламәтлек, көч-куәт телибез. Җиңү белән тиздән өйгә кайтуларын көтәбез», - дип язган Миңнеханов татарча.

news_right_1
news_right_2
news_bot