Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Татарстан хәрби операция зонасына 1,5 млрд долларлык гуманитар йөк җибәрде
Махсус хәрби операция башланганнан алып Татарстан ул зонага 1,5 миллиард долларлык гуманитар йөк җибәрде. Республиканың барлык муниципалитетлары да эшкә кушылды, аларның берсе дә читтә калмады, дип белдерде Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
«Шулай ук безнең хәрбиләр хезмәт иткән хәрби частьләргә ярдәм итү, гуманитар ярдәмне турыдан-туры махсус хәрби операция зонасына җиткерү, Лисичанск шәһәренә ярдәм итү буенча эш алып барыла. Гомумән алганда, республика муниципалитетларыннан гомуми суммасы 1,5 миллиард долларлык гуманитар йөк җибәрелгән», – дип сөйләде республика җитәкчесе.
Ул искәрткәнчә, күп кенә район башлыклары махсус хәрби операция зонасына йөкләрне үзләре озатып барган. Барлык предприятиеләр, хакимият органнары, эшмәкәрләр дә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә. «Бу процесста катнашкан һәркемгә зур рәхмәт», – диде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз