news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов спорт инфраструктурасы үсешен бәяләде: Сәламәт буын тәрбияләү

Рөстәм Миңнеханов спорт инфраструктурасы үсешен бәяләде: Сәламәт буын тәрбияләү
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстанда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру юнәлешендә зур эш алып барыла. Болар барысы да — киләчәккә өлеш кертү. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елгы спорт сезонын йомгаклау һәм физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантанада әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада заманча спорт объектлары төзелә, спорт мәктәпләренең матди-техник базасы ныгытыла, ирешелгән нәтиҗәләр өчен спортчыларга һәм тармак хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтелә, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте.

«Ышанам, тармакны үстерүгә салынган акчалар — сәламәт буын тәрбияләүгә юнәлдерелгән максималь нәтиҗәле чыгымнар. Планлы эш нәтиҗәсе — Татарстан халкының 60 проценты системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул тренерлар, федерацияләр, клублар, учреждениеләр, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, иганәчеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары спорттагы уңышларга зур өлеш кертүен ассызыклады. Шулай ук ул спортчыларның туганнары һәм якыннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100