news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан халкына актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте

Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта «Казан» Гаилә үзәге янында уза торган «Гаилә белән сайлыйбыз» концертында Татарстан халкына актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте.

«Монда җыелганнарны, туры эфирдагыларны ихлас сәламлим һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерәм. Сайлаулар төгәлләнде, сайлаучыларның 75 проценттан артыгы бу эштә актив катнашты. Бөтен шәһәрләргә, районнарга, Илсур Рәисовичкә (Казан мэры Илсур Метшин – Т-И искәрмәсе), сезнең командага, сайлау комиссиясенә ихлас рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сәясәтче шулай ук сайлауларның иң югары дәрәҗәдә оештырылуын да әйтте.

«Һәм, әлбәттә, быел үзенчәлек тә бар, безнең махсус операциядә катнашучылар да тавыш бирү мөмкинлегенә ия булды. Ягъни, Мәскәүдә булучыларның да шулай ук, тавыш бирү мөмкинлеге булды. Болар барысы да республиканың, илебезнең патриотлары булуыбызны күрсәтә. Әлбәттә, сезнең һәммәгез республикабыз, башкалабыз тагын да ямьлерәк булсын өчен үз өлешен кертә», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot