Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан халкын РФ халыклары телләре көнен бәйрәм итүгә җәлеп итәргә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә төбәк халкын Россия халыклары телләре көнен бәйрәм итүгә җәлеп итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Туган тел яңа буынга мәдәни мирасны, тарихи хәтерне, гореф-гадәтләрне һәм халыкның үзенчәлеген саклауда һәм тапшыруда төп роль уйный. Бу датага багышланган берничә федераль, республика, муниципаль чаралар каралган. Урыннарда халыкны, бигрәк тә үсеп килүче буынны җәлеп итүне тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Киләсе атнада, 8 сентябрьдә, илдә беренче тапкыр Россия Федерациясе халыклары телләре көне билгеләп үтеләчәк. Ул Россия халыклары бердәмлеге елының төп вакыйгаларының берсе булачак. Истәлекле датаны узган, 2025 елда үз Указы белән РФ Президенты Владимир Путин гамәлгә куйды.
Бүгенге киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз