Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Татарстан халкы исеменнән Путинны туган көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында республика халкы исеменнән Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады.
Республика җитәкчесе дәүләт башлыгын Россия Герое — өлкән лейтенант Рәсим Баксиков котлаган видеоролик урнаштырды. «<…> Без — Ватанны саклаучылар — барыбыз да сезне таянычыбыз, Россиянең таянычы дип саныйбыз. Без илебезнең динамик үсешен күрәбез, адым арты адым ясап, ул көчле дөнья державасы статусын кайтара», — дип билгеләп үткән хәрби үзенең котлавында.
Баксиков Президентка «нык сәламәтлек, барлык планнарны тормышка ашырыр өчен көч» теләгән, шулай ук Ватан файдасы өчен бөек җиңүләргә ышаныч белдергән.
«Без сезгә ышанабыз һәм барлык карарларыгызны хуплыйбыз. Һәм белегез: без Сез куйган барлык бурычларны үтәгәндә төшенкелеккә бирелмәячәкбез. Туган көнегез белән, Владимир Владимирович!» — дип тәмамлаган үзенең котлавын Россия Герое.
«Безнең Герой Рәсим сүзләренә кушылабыз! Туган көнегез котлы булсын, Владимир Владимирович! Барлык Татарстан халкы исеменнән сезгә саулык-сәламәтлек телим! Илебез алга таба да үсеш юлында булсын! Туган көнегез белән, Владимир Владимирович!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.
- Өлкән лейтенант Рәсим Баксиков — җәй көне Украина көчләренең һөҗүмен кире кагуда уңышлы катнашкан «Дед Мороз» исемле танк экипажы әгъзаларының берсе (башта массакүләм мәгълүмат чаралары аны ялгыш «Алеша» дип язган иде). Экипажның барлык әгъзалары Россия Геройлары исеменә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз