news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстан укучыларын Белем көне белән котлады

Миңнеханов Татарстан укучыларын Белем көне белән котлады
Фото: t.me/rustamminnikhanov/

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда 95 нче табигый-фәнни лицей ачылышыннан соң үзенең телеграм-каналында һәм «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында республика укучыларын Белем көне белән котлады.

«Мәктәптә уку еллары – кеше гомеренең иң мавыктыргыч, бай һәм онытылмас чоры. Бүген Татарстанда 53 меңгә якын укучы беренче мәртәбә парта артына утыра. Сезне яңа уку елы һәм тормышыгызда яңа чор башлану белән ихлас күңелдән котлыйм!» – дип язган республика җитәкчесе.

«Татарстан мәктәпләрендә барлыгы 516 мең бала белем ала һәм аларга 36 меңнән артык укытучы гыйлем һәм тәрбия бирә. Барыгызны да Белем көне белән ихлас котлыйм. Яңа уку елы уңышларга бай булсын!» – дип өстәгән Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан рәисе Казанда яңа лицей ачылышыннан фотолар да урнаштырган.

Фото: © t.me/rustamminnikhanov/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100