Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан тышкы сәүдә агымнарын интеграцияләүнең төп ноктасы булырга мөмкин
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан - Россиянең иң перспективалы төбәкләренең берсе. Аның тышкы сәүдә агымнарын транспорт-логистика интеграциясенең төп үзәге булу өчен җитәрлек потенциалы бар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дело» компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Сергей Шишкарев белән очрашуда әйтте.
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, очрашу Көнчыгыш икътисади форум кырларында узган.
Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда республика Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре һәм Кытай белән товар әйләнешен сизелерлек арттырды. 2023 ел нәтиҗәләре буенча гына күрсәткеч ике тапкырга арткан.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин ил үсешенең өстенлекле максатлары арасында логистик маршрутларны диверсификацияләүне билгеләде, беренче чиратта «Төньяк-Көньяк» транспорт коридорын булдыру исәбенә.
«Без уртак проектларны гамәлгә ашырырга, шулай ук даими маршрутлар оештырырга әзер. Әлеге хезмәттәшлек безнең өчен стратегик кызыксыну уята, һәм без, үз ягыбыздан, тиешле ярдәм күрсәтергә әзер», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Шишкарев, үз чиратында, республика үсешенең системалы һәм эзлекле булуын билгеләп үтте.
«Без клиентлар өчен транспорт-логистика базасын һәм сервисларны ныгытуда гына түгел, ә спорт инициативаларын уртак үстерүдә дә перспективалар күрәбез. Казанда БРИКС саммиты кырларында нәтиҗәле эшләүгә өметләнәбез, ул октябрь аена планлаштырылган», - дип йомгаклады ул.
БРИКС саммиты Казанда 2024 елның 22-24 октябрендә уза. Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз