news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасарларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Миңнеханов Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасарларына дәүләт бүләкләре тапшырды
Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле, ТР Премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшинның урынбасарларына республика дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр итәләр.

Тулы вәкаләтле вәкилнең мәдәният, фән, мәгариф һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Эмиль Фәйзуллин Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Фәйзуллин әлеге бүләккә «һөнәри эшчәнлегендә югары казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте» өчен лаек булды.

Равил Әхмәтшинның халыкара һәм икътисади элемтәләрне координацияләү буенча урынбасары Фәннур Гарифуллинга республика җитәкчесе күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендә казанышлары өчен «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды.

Тантана Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты. Ул урынбасарларының активлыгын һәм инициативалылыгын, вәкаләтле вәкиллек эшчәнлегенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100