Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан таможнясы - күп функцияле хезмәт, ул ил үсешенә мөһим өлеш кертә
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан таможнясы оешу көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан таможнясы - күп функцияле хезмәт, ул бик күп төрле бурычларны хәл итә һәм республикабыз һәм илебез үсешенә мөһим өлеш кертә.
«Таможня хезмәткәрләре товар әйләнешен тизләтү өчен заманча технологияләрне актив кулланалар, Татарстанның тышкы икътисадый эшчәнлегендә иң эре катнашучылар территориясендә яңа таможня структуралары булдыралар. Экспорт-импорт операцияләре күләме елдан-ел арта бара», - диде республика Рәисе.
Ул Татарстан таможнясы җитәкчелегенә һәм шәхси составына икътисади иминлекне тәэмин итү буенча куелган бурычларны намуслы үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
2026 елда Татарстан таможнясы тарафыннан федераль бюджетка 6 млрд сумнан артык акча күчерелгән, 24 җинаять эше һәм административ хокук бозулар турында 2 меңнән артык эш кузгатылган. Моннан тыш, Татарстан таможнясы эре халыкара чаралар үткәргәндә даими рәвештә тиешле һәм вакытында таможня контролен тәэмин итә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан таможнясы хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре, җаваплылыклары һәм ил һәм республика иминлегенә хезмәттә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Татарстан Рәисе ведомство хезмәткәрләренә һәм ветераннарына дәүләт бүләкләре тапшырды.
- 1986 елның 19 ноябрендә Казан таможнясын төзү турында боерык имзалана. Татарстан таможнясы Казан таможнясының хокукый варисы булып тора. Бүген биредә 435 кеше хезмәт итә. Аның структурасында 6 таможня посты бар: Әлмәт, «Казан» аэропорты, Алабуга, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама. Таможня эшчәнлеге төбәгендә өч махсус икътисадый зона һәм ике һава юллары пункты бар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз