news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан Свердловск өлкәсенә техника җибәрүне арттырырга әзер

Свердловск өлкәсе – Татарстанның стратегик партнеры. Республика бу төбәккә йөк автомобильләре, химия һәм башка продукция җибәрә һәм хезмәттәшлек юнәлешләрен киңәйтергә әзер.

Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Кувайшев белән Екатеринбургта узган очрашуда әйтте. Бүген Татарстан Президенты эш сәфәре белән Екатеринбургка килде, дип хәбәр итте президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Соңгы мәгълүматлар буенча, төбәкләр арасындагы товар әйләнеше 20,5 млрд сумга җиткән.

«Безнең төбәкләрнең үзара продукция алмашу һәм хезмәт күрсәтү күләме югары. Без йөк автомобильләре, автобуслар, шиналар, химия продукцияне җибәрәбез. Без номенклатураны киңәйтергә, автомобиль техникасы, газ суырта торган һәм энергетика җиһазлары җибәрергә әзер», - диде Татарстан Президенты.

Киләчәктә хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлешләр буларак төзелеш проектларын тормышка ашыра торган предприятиеләргә «КАМАЗ» автомобиль техникасын җибәрү, POZIS медицина һәм суыту җиһазларын җибәрүне оештыру, азык-төлек һәм халык кулланылышы товарларын үзара алмашуны арттыру, Мәскәү – Казан – Екатеринбург транзит магистрале төзелеше проекты кысаларында хезмәттәшлек аталды.

Очрашу ахырында ике як та 2024 елга кадәр Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе арасындагы килешүне тормышка ашыру буенча чаралар планын имзалады. Шулай итеп, имзаланган документ якындагы елларга уртак эш буенча юл картасы булачак. Свердловск өлкәсендәге эшне 1996 елдан бирле эшләп килүче Татарстан Республикасы вәкиллеге координацияли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100