news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстан спортчылары һәм тренерларына рәхмәт белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика спортчыларына һәм тренерларына рәхмәт белдерде. Бу карар Татарстан җитәкчесенең сайтында чыкты.

ТР Спорт министрлыгы Спорт әзерлеге үзәгенең җәйге спорт төрләре бүлеге спортчы-инструкторлары Никита Шлейхер, Регина Шәйдуллина, Даниел Маринов, Сергей Демин, РФ Саклану министрлыгының «Армиянең үзәк спорт клубы» федераль автоном учреждениесенең спорт ротасы (Самара) рядовое Зөлфәт Гәрәев, спортның ишкәк ишү төрләре буенча Казанның олимпия резервындагы спорт мәктәбе спортчы-инструкторы Артем Косов, ТР Бильярд спорты федерациясе спортчысы Диана Миронова ирешелгән югары спорт нәтиҗәләре өчен билгеләп үтелде.

Моннан тыш, Казанның олимпия резервындагы «Үзәк» физкультура-спорт берләшмәсе» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Радик Курмангалин, спортның ишү төрләре буенча олимпия резервындагы спорт мәктәбе тренер-укытучысы Айсылу Минһаҗева, ТР Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәгенең спортның җәйге төрләре бүлеге баш тренеры Павел Муякин һәм «Ирбис» флорбол клубының баш тренеры Рәмис Нигъмәтҗанов «спортчыларның югары нәтиҗәләренә ирешүенә зур өлеш кертүләре өчен» бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100