news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстан Шахмат федерациясенең элекке Президентына «Дуслык» орденын тапшырды

Миңнеханов Татарстан Шахмат федерациясенең элекке Президентына «Дуслык» орденын тапшырды
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Шахмат федерациясенең элекке президенты Геннадий Захаровка «Дуслык» орденын тапшырды. Очрашу төбәк Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Геннадий Захаров әлеге бүләккә Татарстан Республикасында шахматны үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен лаек булды. Орден ТР Шахмат федерациясенең элеккеге җитәкчесе 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннән соң икенче көнне тапшырылды.

Геннадий Николаевич Захаров 1935 елның 16 мартында туган. 1983-1985 елларда ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры вазифасын били, 1986-1988 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары булып эшли. 1988-2010 елларда Россия Саклык банкының «Татарстан банкы» бүлекчәсен җитәкли. 2004-2022 елларда - ТР Шахмат федерациясе президенты.

Хәзерге вакытта - «Россия Шахмат федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының күзәтүчеләр советы әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100