news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстан сәнәгать иминлеге турындагы халыкара диалог белән кызыксына

Татарстан Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе булды һәм булып кала. Шуңа күрә республика сәнәгать иминлегенә кагылышлы халыкара диалог белән кызыксына. Бу хакта бүген Казанда БДБ илләренең дәүләтара сәнәгать иминлеге советының XXIII утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Татарстан Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, шул исәптән җитештерүдә иминлек мәсьәләләре белән дә кызыксына. Без предприятиеләребез белән контроль һәм мониторингның заманча системаларын кертү, персоналны өйрәтү һәм даими рәвештә аудитлар үткәрү, идарәнең барлык дәрәҗәләрендә иминлек культурасын арттыру мәсьәләләре буенча актив эшлибез. Безнең максат – иминлек җитештерү процессының һәм корпоратив культураның аерылгысыз өлешенә әверелә торган мохитне тәэмин итү», - дип хәбәр итте Миңнеханов.

Бүген технология үсеше дәрәҗәсе норматив базаны алга таба үстерүгә һәм модернизацияләүгә, алдынгы технологияләрне кертүгә һәм җитештерүдә иминлек культурасын арттыруга юнәлдерелгән уртак тырышлыкны таләп итә, дип ышана Татарстан Рәисе.

«Бу утырыш безнең илләр арасында сәнәгать иминлеге өлкәсендәге эшнең төп юнәлешләре буенча хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов сүзләренчә, бүгенге көндә антропоген факторны киметә торган җитештерүне автоматлаштыру төп мәсьәлә булып кала.

«Безнең республикада сәнәгать нык үскән, күп кенә куркыныч производстволар урнашкан. Әмма без җитештерүнең иминлеген тәэмин итүдә уңай тенденция күрәбез. Хәзер төп мәсьәлә – автоматлаштыруны арттыру һәм мөмкин булган антропоген факторны киметү, шулай ук предприятиеләрнең барлык хезмәткәрләрен уңайлы һәм имин урыннар белән тәэмин итү», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot