Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан салым керемнәре күләме буенча Идел буе округында беренче урында
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көненә һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара уза. Аның эшендә Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Даниил Егоров сүзләренчә, бүген «Россия икътисады» дигән феномен күзәтелә: ил икътисады тышкы басым шартларында уңышлы эшләвен дәвам итә. «Татарстанда гамәлгә ашырылган эшләр – республика җитәкчелегенең һәм һәр кешенең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Татарстан идарәсе – безнең лидерларның берсе. Без теләсә нинди чакыруларны җиңеп чыгачакбыз», - дип белдерде ул.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов залда җыелганнарны Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
«Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә Татарстан күп еллар дәвамында донор-төбәк булып тора. Без салым керемнәре күләме буенча Россиядә алтынчы, Идел буе федераль округында беренче урында. Соңгы ун елда гына да республика территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга кертелә торган салымнар күләме өч тапкырга диярлек артты. Бу сезнең системалы эшегез, югары дисциплина һәм дәүләт белән салым түләүчеләр арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе», – диде ТР Рәисе.
Республика җитәкчесе фикеренчә, хәзерге этапта салым системасы икътисади тотрыклылыкны ныгытуның көчле коралы булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз