Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан Россиянең яңа пилотсыз икътисады үзәкләренең берсе булырга тиеш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да «РОСТКИ» форумы кысаларында оештырылган «Түбән биеклек икътисады: шәһәр мобильлегенең яңа контуры» түгәрәк өстәле эшендә катнашты.
Түбән биеклек икътисады – ул дроннар һәм пилотсыз системалар ярдәмендә һава киңлегендә коммерцияле эшчәнлек башкару.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, түбән биеклек икътисады – технологик үсешнең иң перспективалы юнәлешләренең берсе, анда Россия һәм Кытай бүген чын мәгънәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм партнерлык булдырырга сәләтле.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бүген Россиянең 28 субъекты территориясендә пилотсыз авиация системалары буенча 11 эксперименталь хокукый режим гамәлгә ашырыла. Аларны гамәлгә ашыру чорында Россиядә 140 меңнән артык очыш башкарылган. Барып җитүе авыр булган районнарга йөкләр китереп җиткерү, авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртү, очышларны цифрлы модельләштерү буенча төрле механизмнар эшләнгән. Әйтик, «Иннополис» махсус икътисади зонасында эксперименталь-хокукый режим эшли, анда яңа технологияләрне һәм бизнес-модельләрне реаль шартларда тикшерергә мөмкин.
«Татарстан автономияле системаларны үстерү буенча планлы эш алып бара. Пилотсыз очкычлар сәнәгать предприятиеләре тарафыннан файдаланыла. Авыл хуҗалыгында да технологияләргә ихтыяҗ бар: 2026 елда 100 мең гектар эшкәртү планлаштырыла. Янгын иминлеген мониторинглау һәм урман утыртмаларын законсыз кисүләрне ачыклау өчен Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагында 37 берәмлек пилотсыз система бар», - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан куәтле сәнәгать потенциалына ия. 50дән артык предприятие автоном системалар җитештерү буенча эшчәнлек алып бара. Республикада авиация системалары һәм алар өчен компонентлар чыгарыла. Алга киткән фәнни мәктәп ярдәмендә пилотсыз очкычларны тулы цикл буенча җитештерү мөмкинлеге бар, шул исәптән программа белән тәэмин итү һәм ясалма фәһем куллану. Мисал өчен, Иннополис Университетында янгыннарны, экологик вазгыятьне мониторинглаганда пилотсыз очкычлар кертү, челтәрләрне, катлаулы сәнәгать объектларын тикшерү өчен системалар эшләнгән. Алар илнең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук Россиянең зур компанияләре тарафыннан кулланыла. Узган елда республиканың фәнни оешмалары 30 проект буенча эш алып барган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, КНИТУ-КАИ базасында «БАС» фәнни-җитештерү үзәге булдырылган. Хәзер ул алдынгы технологик җайланмалар, сынау стендлары һәм лабораторияләр белән җиһазландырыла.
«Татарстанда пилотсыз комплексларны үстерү өчен төзелгән экосистема кадрлар әзерләү вертикален үз эченә ала. 18 мәктәп базасында махсуслаштырылган сыйныфлар булдырылды. Авиамодельләштерү буенча 26 түгәрәк эшли, аларда 780нән артык укучы катнаша. Алты һөнәри белем бирү оешмасында пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча программалар алып барыла. Пилотсыз авиация системалары юнәлешендә модульләр республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары программаларына кертелгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, июльдә Казанда «Дрон Экспо 2026» халыкара күргәзмә-форумы узды. Ул елның төп тармак вакыйгаларының берсенә әверелде. Анда 20 илдән 230 компания катнашты. Экспозициядә 1 меңнән артык чара тәкъдим ителде: навигация системалары платформаларыннан алып ясалма фәһем базасындагы технологияләргә кадәр. Күргәзмә пилотсыз авиация системалары индустриясенең үсеш тизлеген күрсәтте һәм Татарстанның бу эштә мөһим урын алып торуын тагын бер кат раслады.
Рөстәм Миңнеханов түбән биеклек икътисадын үстерү юнәлешендә республика дәрәҗәсендә тиешле ведомствоара эшне оештырырга, аны үстерүнең стратегик максатларын һәм бурычларын формалаштырырга чакырды. Бу эш дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне исәпкә алып алып барылырга тиеш.
«Республика Россиянең яңа пилотсыз икътисады үзәкләренең берсенә әверелергә тиеш. Без уртак сынау проектларын, технологияләрне эшкәртү зоналарын һәм логистик коридорларны да кертеп, хезмәттәшлекнең яңа форматларын карарга әзер», - диде Татарстан Рәисе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз