news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан – Россия һәм Ислам дөньясы хезмәттәшлегенең төп төбәкләренең берсе

Миңнеханов: Татарстан – Россия һәм Ислам дөньясы хезмәттәшлегенең төп төбәкләренең берсе
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре барышында Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә буенча дәүләт министры доктор Тани бән Әхмәд Әл Зәйуди белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан делегациясе Абу-Дабида AIM Congress халыкара инвестицион форумында катнашу уңаеннан килде.

Фото: © Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Очрашу башында Миңнеханов әңгәмәдәшен изге Рамазан ае тәмамлану белән котлады һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук илләр арасындагы стратегик мөнәсәбәтләр кысаларында хезмәттәшлек итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

KazanForum кысаларында Казанда берничә тапкыр булган Доктор Әл Зәйуди Рәиснең быелгы чарада янәдән катнашырга чакыруын кабул итте. Моннан тыш, ул форумда катнашу өчен масштаблы бизнес-делегация формалаштырырга вәгъдә итте.

Фото: © Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

«Татарстан – Россия белән Ислам дөньясы хезмәттәшлегенең төп төбәкләренең берсе. Республика Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм башка гарәп дәүләтләреннән инвестицияләр җәлеп итү өчен ышанычлы мәйданчык була ала», - дип ассызыклады Миңнеханов.

Татарстан Рәисенең AIM Congress кысаларында шулай ук бизнес һәм дәүләт хакимияте вәкилләре белән берничә очрашуы планлаштырылган.

AIM Congress – Якын Көнчыгыштагы иң зур инвестицион платформа. Татарстан форумда аңа 2015 елда нигез салынганнан бирле катнаша.

Фото: © Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100