Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан Россия белән Төркия арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булып тора
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры Мехмет Фатих Каҗыр белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан безнең илләр арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булып тора. Моңа делегацияләр белән актив алмашу һәм Төркия Республикасы җитәкчелеге белән җайга салынган багланышлар, Генераль консуллыкның һәм Сезнең илнең Казандагы сәүдә атташеларының һәм Татарстанның Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең нәтиҗәле эше, шулай ук турыдан-туры авиация элемтәсе ярдәм итә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министрга.
Ул ассызыклаганча, Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе.
«Сезнең ил компанияләре безнең республикага 2 млрд доллар чамасы инвестицияләр кертте. Бездә Төркия заводлары уңышлы эшли», - диде республика Рәисе.
Министр Рөстәм Миңнехановка икътисади элемтәләрне ныгытуда актив позициясе өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз