Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан Рәисе Кубогында катнашучыларга рәхмәт белдерде
Татарстанда махсус хәрби операция катнашучылары өчен ТР Рәисе Кубогы узды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында искәрткәнчә, спорт ярышларында Татарстанның 36 районы һәм шәһәреннән 400дән артык кеше катнашты.
Программа кысаларында йөзү, өстәл теннисы, нард уены, армрестлинг, мини-футбол һәм волейбол ярышлары уздырылды.
Республика үзенең геройлары белән горурлана, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе турнирда катнашучыларның һәрберсенә рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз