news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан Рәисе кадрлар резервы әгъзаларының инициативаларын хуплады

Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Рәисе кадрлар резервы әгъзалары проектларын яклады. Резервчылар төбәкнең социаль-икътисади үсешенә юнәлтелгән инициативаларын республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, резервчыларның остазлары һәм республика хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.

Программада катнашучылар төрле өлкәләргә караган проектларын тәкъдим итте. Инициативаларның күбесе технологик суверенлыкны ныгытуга, сәнәгатьне роботлаштыруны үстерүгә, төш магнит резонансы технологияләрен кертүгә һәм шәһәрләрнең энергия нәтиҗәлелеген арттыруга багышланды. Моннан тыш, резервчылар социаль инфраструктураны үстерү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, кадрлар потенциалын арттыру һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау турында проектлар тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән проектлар Татарстан Рәисенең уңай бәясенә лаек булды. Рөстәм Миңнеханов аларны алга таба тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә кушты.

«Сез бик зур эш башкардыгыз. Проектларның күбесен пилот проектлар буларак кулланачакбыз. Алар безнең барлык муниципаль берәмлекләрдә дә кулланыла ала», — диде Рөстәм Миңнеханов, резервчыларга мөрәҗәгать итеп.

news_right_1
news_right_2
news_bot