Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан предприятиеләре ассоциациясе республика үсешендә мөһим роль уйный
Казанда Казан вертолет заводы мәйданчыгында Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең хисап-сайлау җыелышы узды, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге вице-президенты Сергей Мытенков, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм башкалар катнашты.
Ассоциация президенты Александр Лаврентьев 2023-2025 еллардагы эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Ул төп казанышларны атады: Татарстан предприятиеләре продукциясен алга җибәрү, инновацион технологияләр кертү, мәгариф инициативаларын киңәйтү һәм төбәкара дәрәҗәдә позицияләрне ныгыту. Лаврентьев искә төшергәнчә, оешмага 1990 елда нигез салынган, аңа 100 дән артык предприятие керә, алар республика продукциясе күләменең 70 проценттан артыгын җитештерә.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Лаврентьев киләсе өч елга Ассоциация президенты итеп яңадан сайланды. Шулай ук вице-президентлар һәм оешма советы составы расланды.
Миңнеханов ассызыклаганча, Ассоциация республиканың икътисади үсешендә мөһим роль уйный. Татарстанда дәүләт, бизнес һәм профессиональ бергәлекләр арасында нәтиҗәле диалог оештырылган, барысы да бердәм команда булып эшли, хакимият предприятиеләр белән багланышларга һәрвакыт ачык һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер.
Татарстан Республикасы Рәисе директорлар корпусына предприятиеләр эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр формалаштыруда актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз