Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан наркобизнеска каршы халыкара көрәш тәҗрибәсе белән кызыксына
Татарстан наркобизнеска каршы халыкара көрәш тәҗрибәсен куллану белән кызыксына. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Коллектив куркынычсызлык турындагы шартнамә оешмасы әгъза-дәүләтләренең наркотикларның законсыз әйләнешенә (КСОПН) каршы тору буенча компетентлы органнар җитәкчеләренең координацион советының 28 нче утырышын ачканда белдерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Казан Ратушасында узды. Анда Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан эчке эшләр министрлыклары делегацияләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый мөһим чараны уздыру – республика өчен зур дәрәҗә һәм җитди җаваплылык. «Татарстан гадәттәгечә эре халыкара һәм дәүләтара очрашулар өчен мәйданчык булып тора. Бүген без янә кунакчыл территория генә түгел, ә коллектив иминлекне ныгытуга һәркемнең өлеше мөһим булган уртак эштә актив катнашучы булырга әзер булуыбызны раслыйбыз», - диде ул.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору - дәүләт чикләрен белми торган бурыч. Наркобизнес яңа шартларга бик тиз яраклаша: маршрутларны үзгәртә, цифрлы технологияләр куллана, үз эшчәнлеген легаль схемаларга яшерә. Бу мәсьәләләргә оператив мәгълүмат алмашуга, куркынычларны анализлауның бердәм методикаларына һәм хокукый механизмнарны синхронлаштыруга таянып кына каршы торырга мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырышның көн тәртибенә наркотиклар базарының яңа тенденцияләре турында фикер алышу, уртак операцияләрнең нәтиҗәлелеген анализлау керә. «Фикер алышу безгә янауларның тулы картинасын күрергә һәм якын киләчәктә үк сизелерлек нәтиҗә бирәчәк конкрет гамәлгә ашырыла торган адымнарны формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам. Без наркобизнеска каршы халыкара көрәш тәҗрибәсен куллану белән кызыксынабыз», - дип йомгаклады республика Рәисе сүзен.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз