Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сөйләшү Казан епархия идарәсе бинасында узды. Анда идарә итүче архиерей – Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий, Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил, шулай ук ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары – ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов катнашты.
Владыка Кирилл Татарстан Рәисенә Никола Тульский храмын һәм Казан Богородица ирләр монастыре корпусларының биналарын, Казансу елгасы буенда Спас Нерукотворный гыйбадәтханә-һәйкәлен яңадан торгызу эшендә һәм башка мөһим проектларда һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Митрополит Рөстәм Миңнехановка митрополия епархияләренең бүгенге көндәге эше, шул исәптән махсус хәрби операция уздыру зонасындагы миссиясе, социаль, белем бирү һәм яшьләр белән алып барыла торган эшчәнлеге турында сөйләде.
Очрашу барышында архиерейлар ТР Рәисе белән Татарстан территориясендә Рус православие чиркәвенә хезмәт итүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз