news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстан мәгарифтә ясалма фәһем куллану өчен сынау регионы булырга әзер

Татарстан фәндә һәм мәгарифтә ясалма фәһем карарларны киңәйтү өчен сынау регионы булырга әзер. Бу хакта «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

«Татарстан Мәгариф һәм фәндә ясалма интеллект өлкәсендәге карарларны сынау һәм масштаблау өчен сынау мәйданчыгы булырга әзер», - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, бүген мәгариф системасын мәгълүмати технологияләр һәм сәнәгать тоташкан урында белгечләр әзерләүгә яраклаштыру төп бурыч булып тора. Һәм бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә системалы хәл итүне таләп итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot