Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан Камчатка белән төзелеш һәм энергетика өлкәсендә хезмәттәшлеккә әзер
Татарстан Республикасы Камчатка крае белән төзелеш, энергетика, инфраструктура булдыру өлкәләрендә һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов белән очрашуда әйтте. Очрашу Көнчыгыш икътисад форумында узды, дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
«Безнең төбәкләр арасындагы ераклыкка да карамастан, безнең туризм өчен генә түгел, ә икътисади хезмәттәшлек өчен дә яхшы мөмкинлекләр бар. Яхшы үрнәкләрнең берсе – «Казан» халыкара аэропорты янында кунакханә комплексы төзү, аның инвесторы Камчатка эшмәкәре булды», – диде Татарстан Президенты.
«Безнең предприятиеләр төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Төбәкара товар әйләнеше әлегә артык зур түгел. Татарстан «КАМАЗ»лар өчен запас частьләр, йөк машиналары, автобуслар, шиналар җибәрә. Без Камчатка краеннан балык һәм эшкәртелгән балык продуктлары алабыз», – дип инде гамәлдә булган хезмәттәшлек юнәлешләрен атады Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © tatarstan.ru
«КАМАЗ» автомобильләре һәм аларга запас частьләр җибәрүне арттыра алабыз, судно төзелеше, шул исәптән СПГ ярдәмендә эшли торган двигательләр төзелеше өлкәсендә, энергетика, төзелеш һәм инфраструктура проектларын тормышка ашыру буенча хезмәттәшлекне үстерергә була», – диде Татарстан Президенты.
«Мин Татарстан Республикасына хезмәттәшлек өчен бик рәхмәтле. Бездә хәзер төзелеш актив үсештә, шуңа күрә без бу өлкәдә эшләргә әзер. Моннан тыш, безгә инвестицияләр җәлеп итү буенча дә тәҗрибә бик кызыклы», – диде Владимир Солодов.
Очрашуда Татарстан һәм Камчатка крае җитәкчеләре сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Соңгы теркәлгән мәгълүматларга караганда, регионнар арасында товар әйләнеше 200 млн сумнан артып китә.
Элегрәк Көнчыгыш икътисади форумы кырларында Рөстәм Миңнеханов Хакасия башлыгы Валентин Коновалов һәм Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев белән очрашты дип хәбәр итте «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз