news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа составының өчтән бер өлешен раслады

Миңнеханов Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа составының өчтән бер өлешен раслады
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз указы белән ТР Иҗтимагый палатасының 20 әгъзасын – аның составының өчтән бер өлешен раслады.

Татарстан Иҗтимагый палатасы 60 әгъзадан тора. Шуларның өчтән берен – Татарстан Рәисе, икенче өчтән берен – Татарстан Дәүләт Советы, ә калган өчтән берен – Иҗтимагый палатаның инде расланган әгъзалары сайлый.

Иҗтимагый палатаның яңа составына түбәндәгеләр керде:

Әлфия Вәлиева («Ак Барс Созидание» хәйрия фонды директоры);

Азат Гайнутдинов (ТР Лаеш районының «Родной край – Туган як» якташлык берләшмәсе рәисе);

Зөфәр Дәүләтшин («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» иҗат берләшмәсе махсус хәбәрчесе);

Роман Донцов (Рус православие иске обрядчылар чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе кафедраль соборы настоятеле, идарә эшләре җитәкчесе);

Ләйсән Засыпкина ( «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең ТР бүлекчәсендә стратегик үсеш буенча рәис урынбасары);

Тимур Какохо (Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе);

Арман Костанян («Иннополис» лицееның директоры);

Мария Крюкова (ТР Яшьләр үзәгенең «УРАМ» яшьләр экстрим-паркы директоры);

Любовь Мишина (Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча төбәк бүлеге рәисе);

Анна Мөбәрәкшина («Без бергә» авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм фонды директоры һәм «Медик-волонтерлар» хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе координаторы);

Әнвәр Мөхәммәтҗанов (ТР хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбия үзәгенең филиалы инструктор-методисты, махсус хәрби операция ветераны);

Ольга Павлова («Динамо» спорт җәмгыятенең ТР бүлекчәсе рәисе киңәшчесе);

Илнур Рәхимов («Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры);

Владимир Самойленко (Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе Свято-Тихонов мәхәлләсе настоятеле);

Альберт Сафиуллин (Әфганстандагы хәрби чаралар ветераны, «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының җәмәгать советы әгъзасы);

Римма Сыдыкова («Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының ТР филиалы социаль координаторы);

Александр Терентьев (Россия Хәрби-тарихи җәмгыятенең ТР буенча региональ бүлеге рәисе киңәшчесе);

Асия Тимирясова (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры);

Илфар хәзрәт Хәсәнов (Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары);

Дмитрий Шиллер (ТР буенча Рус географик җәмгыяте региональ бүлеге рәисе).

news_right_1
news_right_2
news_bot