news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстан җитештерүчеләренең күргәзмәсен карады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия эшкуарлыгы көненә багышланган кече һәм урта бизнес буенча Дәүләт Думасы комитетының күчмә утырышы кысаларында эшкуарлар җәмәгатьчелеге белән очрашу алдыннан Татарстан җитештерүчеләре күргәзмәсен карады.

Бизнес казанышлары экспозициясе ун стендны үз эченә ала, алар күбесенчә нефть химиясе һәм композит юнәлешле. Мәсәлән, беренче ике экспонат - идән юу җиһазларының пластик детальләре һәм нәтиҗәдә сәнәгатьнең барлык тармаклары өчен диярлек эшләнмәләр җитештерелә торган резина катнашмалар.

Тагын бер компания сәнәгатьтә төрле бурычлар башкару өчен: авиация өчен композит материаллар булдырудан алып 3D-басма детальләргә кадәр вакуум җиһазлары тәкъдим итә.

Алга таба кече габаритлы техника: кар машиналары, квадроцикллар һәм кечкенә катерлар өчен двигатель күрсәтелгән. Аның үзенчәлеге шунда - 60 килограмм авырлыктагы двигатель 105 ат көченә кадәр егәрлек бирә.

«Бензин белән эшләүче двигательме?»- дип кызыксынды Миңнеханов. Һәм җавап итеп, мотор АИ-95 маркалы югары октанлы ягулыкта эшли, диделәр.

Тагын бер компания күргәзмәгә сильфон компенсацияләү җайланмалары — температура үзгәргәндә йортлардагы торбаларга ватылырга мөмкинлек бирми торган эшләнмәләр алып килгән. Киләсе экспонатлар булып металлны коррозиядән саклау өчен тышлык һәм предприятиеләрне оптимальләштерү һәм роботлаштыру өчен җиһазлар тора.

Экспозицияне төзелеш өчен композит материаллар, газ һәм су торбаларында басым регуляторлары, шулай ук хәрби автомобильләр өчен компонентлар һәм кумулятивларга каршы челтәрләр белән стендлар тәмамлады.

Үз продукциясен тәкъдим иткән барлык җитештерүчеләр теге яки бу вакытта «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында ярдәм чараларыннан (башка илкүләм проектлар кебек үк, бу проектлар да РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган) файдаланганнар

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100