news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан ислам илләренә «КАМАЗ»лар, самолетлар, дарулар җибәрүгә әзер

Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек Россия өчен мөһим тышкы сәяси тармакларның берсе булды һәм шулай булып кала да. Ил эчендә аларның төп партнерларының берсе – Татарстан, ул алар белән төрле дәрәҗәләрдә актив диалог алып бара. KazanSummit 2022 кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илчеләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта белдерде.

Ул дипломатларга чарада катнашулары, Россия һәм аның төбәкләре белән актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Республика җитәкчесе искә төшергәнчә, узган ел Татарстан белән ИХО илләре арасында товар әйләнеше 2 миллиард долларга җитте. Шул ук вакытта актив сәүдә Төркия, Индонезия, Иран, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Малайзия белән алып барылды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан ислам бизнесы белән хезмәттәшлек буенча илнең башка төбәкләре өчен үрнәк. Республика – машина төзелеше, нефть-газ химиясе комплексы, агросәнәгать комплексы өлкәсендә Россиянең алдынгы субъектларыннан берсе. Ул үз продукциясен: «КАМАЗ»лар, вертолетлар, тиз йөрешле һәм йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть һәм газ чыгару җиһазлары, авыл хуҗалыгы продукциясе, медицина һәм фармацевтика товарларын ИХО әгъзалары булган илләргә җибәрергә әзер.

Шулай ук Татарстан Президенты иртәгә Казанда «Россия –  Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең утырышы узачагын искәртте. Ул мөселман дөньясы белән эшләүнең мөһим инструменты санала. Чара барлык мөселманнар өчен дә әһәмиятле датага –  Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана.

Моннан тыш, Казанда ИХО яшьләр башкаласы - 2022 эгидасы астында берничә халыкара чаралар узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100