news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстан һәм «СИБУР» холдингы хезмәттәшлегенә багышланган киңәшмә үткәрде

Миңнеханов Татарстан һәм «СИБУР» холдингы хезмәттәшлегенә багышланган киңәшмә үткәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «СИБУР Холдинг» гавәми акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.

Катнашучылар хәзерге вакытта холдинг структурасына кергән «Түбән Кама Нефтехим», «Казаноргсинтез» һәм «ТГК-16» предприятиеләренең 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Утырышта шулай ук җитештерү куәтләрен модернизацияләү һәм республикада социаль-инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру перспективалары мәсьәләләре турында сөйләшү булды.

Пәнҗешәмбе, 26 майда, Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Түбән Камада. Сәфәрнең төп максаты – Химик көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100