news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстан һәм Мәскәү Югары икътисад мәктәбе тыгызрак хезмәттәшлек итә башлый

Татарстан Хөкүмәте һәм Югары икътисад мәктәбе хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу хакта Мәскәү югары уку йортында булганда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Татарстан җитәкчесе студентлар белән очрашуда алган белемнәрен һәм сәләтләрен Татарстан файдасына куллана алачагына ышаныч белдерде.

«Безнең Хөкүмәт белән сезнең уку йорты килешү имзалады. Юл картасын ясарга килештек һәм Татарстан, безнең предприятиеләр, безнең Хөкүмәт эше Югары икътисад мәктәбе белән тыгызрак хезмәттәшлек итәчәк. Һәм, әлбәттә, иң мөһим байлык биредә — ул студентлар, безнең киләчәк, безнең ил. <...> Әгәр без нидер үзгәртергә яки ниндидер яңа юнәлешләрне үстерергә телибез икән — ул, әлбәттә, ул – яшьләр, ул – без», - дип мөрәҗәгать итте ул студентларга.

news_right_1
news_right_2
news_bot