news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан һәм Гагаузиянең тарихи тамырлары уртак, элемтәләрне дәвам итү мөһим

Молдавиянең хәзерге җитәкчелегенең Россиягә каршы позициядә булуына карамастан, элемтәләрне дәвам итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гагаузия башлыгы Евгения Гуцул белән очрашуда белдерде.

Фото: © Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте

«Ул Татарстан белән Гагаузиянең тарихи һәм мәдәни тамырлары уртак булуын искәртте <...> Рөстәм Миңнеханов элемтәләрне дәвам итү мөһим булуын билгеләп үтте», – дип сөйләде ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Очрашу XXVII Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды. Быел чара 5-8 июньдә узачак – аның темасы «Күпполярлык нигезе – яңа үсеш үзәкләрен формалаштыру».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100