Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан һәм Бәһрәйн позицияләре бик якын
Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенең нефть һәм экология министры доктор Мөхәммәт бен Мөбарәк Бен Даина белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Бәһрәйн арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашкан.
«Безнең позицияләр бик якын. Безнең ил өчен сезнең ярдәмегез бик мөһим», - диде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе министрны республиканың партнерлык финанславы өлкәсендәге перспектив проектлары белән таныштырды һәм сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтүнең яңа юлларын эзләргә кирәклеген ассызыклады.
Бәһрәйннең нефть һәм экология министры Миңнехановка җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең өчен турыдан-туры хезмәттәшлек бик мөһим, һәм без элемтәләребезне үстерүдә мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә әзер», - диде министр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз