Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан гербы һәм флагының патриотик әһәмиятен билгеләп үтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика гербы һәм флагы һәрвакыт хәрби бурычларын үтәүче Татарстан сугышчыларын озата бара. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә белдерде.
«Герб һәм флаг белән безнең сугышчылар бүген Ватан иминлеген саклыйлар. Татарстан сугышчылары үзләренең хәрби бурычларын үтәгән урыннарда Россия Федерациясе дәүләт символлары белән беррәттән Татарстан Республикасы символлары да бар. Флаг та, герб та һәрвакыт алар белән бергә», – дип аның сүзләрен китерә Татарстан лидерының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан гербының 1992 елда раслануын искәртте. Ул шулай ук дәүләт символларына хөрмәт патриотизм һәм Ватан өчен җаваплылык хисе формалаштыруын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз