Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан флагы белән Казанда мотоузышка кушылды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда мотоузышны җитәкләде. Бүген бәйрәм чаралары кысаларында мотоциклчылар колоннасы узды.
Миңнеханов Татарстан флагы тоткан колонна башында барды. Аның белән бергә мотоузышта байкерлар – мотофестивальдә катнашучылар да бар.
Мотоузыш гадәттәгечә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган «Ике Кремль» халыкара мотофестивале кысаларында уза. Узган ел катнашучылар Беренче Май мәйданыннан старт алдылар һәм Игенчеләр сарае янында маршрутны төгәлләделәр. Ул вакытта Миңнеханов шулай ук байкерларга кушылды һәм «Урал» мотоциклында узды.
Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз