news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы депутатлары санын арттыру турында законны имзалады

Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы депутатлары санын арттыру турында законны имзалады
"Татар-информ" архивы

Татарстан Дәүләт Советының һөнәри даими нигездә эшләүче депутатлары саны рәсми рәвештә 22дән 23кә кадәр арттырылды. Тиешле законны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һөнәри нигездә эшләүче депутатлар саны турында» Татарстан законының 1 нче маддәсенә үзгәреш кертергә һәм «егерме ике депутат» сүзен «егерме өч депутат» сүзләре белән алыштырырга диелгән документта.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада тиешле закон проекты парламентның 43нче утырышында кабул ителде. Депутатлар санын Дәүләт Советы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, сайлаучылар белән эшне һәм закон чыгару эшчәнлеген камилләштерү, шулай ук парламент контролен гамәлгә ашыру өчен арттырырга тәкъдим ителә, дип искәртелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot