Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек потенциалы тулысынча ачылмаган
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Сезаи Учармак белән очрашу уздырды. Төркия быел Оманда уза торган форумның партнер-иле булып тора, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан гадәттәгечә Төркия белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә һәм республиканы ике дәүләт арасында нәтиҗәле бәйләүче звено буларак карый.
Ул хәбәр иткәнчә, узган елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 3 млрд доллардан артып киткән. Шул ук вакытта яклар хезмәттәшлек потенциалы әлегә тулысынча тормышка ашырылмаган дигән фикергә килделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз